Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.05.2017

Вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсенең озайтылу тарихы "Таяну ноктасы" студиясендә ачыклана

2017 нче елның июлендә Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүенең вакыты чыга. Килешүне озайту эшләре башланганмы һәм нәтиҗә кайчан билгеле булыр? Чәршәмбе, 24 нче май, "Таяну ноктасы" тапшыруы гамәлдәге шартнамә килешүе һәм аның озайтылу мәсьәләсе турында бәхәс оештыра.

Русия президенты Владимир Путин 10 еллык килешүне раслаган канунны 2007 елның 26 июлендә имзалаган иде. Татарстан һәм Русия арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүендә татарстанлыларның республика туграсы төшкән, татарча язулы бите булган үзгә паспортка ия булулары турында әйтелгән иде. Кануннамәгә Татарстан җитәкчесе булырга теләгән кешенең ике дәүләт телен дә яхшы белергә тиешлеге турында язылган. Бу документка Республика икътисадының төп терәге булган нефтькә салымны килештерү дә теркәлгән. Сәяси мәсьәләгә үз карашларын студия кунаклары җиткерә:  күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе  һәм сәясәтче Фәндәс Сафиуллин, КПРФ партиясенең Татарстан бүлеге рәисе Хафиз Миргалимов һәм сәясәтче, журналист Руслан Айсин. Шартнамәгә бәйле уртак фикер табылырмы? Моны сез ток-шоуны карагач белерсез.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 24 нче май, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20