Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2016

Владимир Путин 2018 елга төбәкләрдәге юлларның яртысын ремонтлауны йөкләгән

Россия Президенты Владимир Путин РФ президентының стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет утырышында 2018 елга төбәкләрдәге юлларның яртысын ремонтлауны йөкләде, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Президент 2025 елга трассаларның 85 проценттан артыгы билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш – бу хәл итәрлек мәсьәлә, дип билгеләп үткәе. Аның мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 65 процент федераль һәм 39 процент төбәк магистральләре нормативларга туры килә.

Путин шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем очраклары юлларның начар торышта булуыннан һәм юл хезмәтендә эшләүчеләрнең эшкә салкын карашы аркасында килеп чыга, дип белдергән. Ул хәрәкәт аеруча көчле булган участокларны бетерергә кирәклеген җиткергән. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20