Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.03.2015

Владимир Путин: “Казанда дөньякүләм класслы инфраструктура”

Владимир Путин: “Казанда дөньякүләм класслы инфраструктура”"WorldSkills" оешмасы – эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүнең мөһим инструменты һәм Россия моңа зур ихтирам һәм игътибар белән карый. Бу хакта кичә Россия Президенты Кремльдә "WorldSkills International" (WSI) оешмасы президенты Саймон Бартли белән очрашуда белдерде. Очрашу WSI халыкара хәрәкәт комиссиясенең 2019 елда РФ нең "WorldSkills Competition" дөньякүләм чемпионатын үткәрүгә әзерлеген билгеләү өчен инспекцион сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Бу чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Президенты вазыйфасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һ.б.катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Владимир Путин белдергәнчә, 2012 елда Россия оештыру эшләренә кушылды һәм 2012 елның ноябрендә төрле чаралар үткәрде: 2 гомум илкүләм ярышлар һәм 46 төбәк ярышлары, аларда 5 мең кеше һәм 300 мең тамашачы катнашты.

Россия 2019 елда Казанда WorldSkills чемпионатын үткәрүгә якынча заявка бирде, дип билгеләп үтте Путин. “Без Казанның көндәшләре абруйлы икәнлеген беләбез, алар – Бельгиянең Шарлеруа шәһәре һәм Париж. Казан Бельгия шәһәренә һәм Парижга караганда яхшырак. Нигә икәнен әйтәм: беренчедән, Казанда төрле чаралар күп түгел, икенчедән, анда, чыннан да, дөньякүләм класслы инфраструктура”, - дип ассызыклады Россия Президенты, "WorldSkills International" (WSI) оешмасы президентына мөрәҗәгать итеп.

Татарстан башкаласында 2013 елда Бөтендөнья студентлар уеннары узды, 2018 елда футбол буенча чемпионат узачак, дип искәртте Путин. “Шәһәр инфраструктурасы әзер, - диде ул. - Әмма өстәмә өстенлекләр дә бар, Казан мәдәнияте буенча Азия һәм Европа тоташкан урында тора кебек. Бу тормышның барлык өлкәләрендә чагыла. Болардан тыш, Казан – бик тиз үсеш ала торган икътисадлы эре сәнәгать үзәге”, - дип ассызыклады РФ Президенты.

“Казанның якынча заявкасы – ул да "WorldSkills International" чемпионатын хуплау элементы, - дип белдерде Путин. - Без сезнең белән озак вакыт бергә эшләргә өметләнәбез”, - диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20