Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.12.2015

Владимир Путин сәламәтлек саклау өлкәсендә проблемалы мәсьәләләрне, төп өстенлекләрне атады

 Киләсе елда Россиянең сәламәтлек саклау өлкәсе тулысынча иминият принципларына күчә. Мәҗбүри медицина иминияте системасында эшләүче иминият ширкәтләренең турыдан-туры вазифасы – пациентларның хокукларын кайгырту, шул исәптән бушлай медицина ярдәме күрсәтүдә нигезсез кире кагулар булганда. Әгәр иминият компаниясе моны башкара алмый икән, ул җавап тотарга тиеш, хәтта мәҗбүри медицина иминияте системасында эшләүне тыюга кадәр. Бүген Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына юллама белән мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.

Илбашы бу мәсьәләдә Хөкүмәтнең катгый контроль тәэмин итүен сорады.

Путин сәламәтлек саклау өлкәсе турында сөйләп, төп нәтиҗә уртача гомер озынлыгын арттыруга ирешү булырга тиешлеге турында әйтте. Соңгы 10 елда ул 5 елга арткан һәм, якынча фаразлар буенча, быел 71 яшьтән артачак. Әмма, аның әйтүенчә, хәл итәсе проблемалар әле бихисап. “Дөрес, без югары технологияле медицина ярдәме күләмен күпкә арттырдык. Искәртеп узам: 2005 нче елда Россиядә 60 мең югары технологияле операция ясасак, 2014 нче елда ул 715 меңне тәшкил итә. Ил тарихында беренче тапкыр мондый операцияләрне чиратсыз ясый башладык һәм бу, чыннан да, - зур казаныш. Әмма кайбер операцияләрнең бик кыйбатлы булуын аңларга кирәк. Кагыйдә буларак, аларны әйдәп баручы федераль медицина үзәкләрендә ясыйлар. Мондый операцияләрне финанслау өчен мәҗбүри медицина иминияте системасында чара күрелүен тәкъдим итәм. Без бу темага күп уйладык – әллә гомуми системага өстәмә акча бирергәме. Депутатлар, Хөкүмәт җитәкчеләре, губернаторлар чынлыкта ничек булуын белә. Мәҗбүри медицина иминияте системасы территориаль, беренче чиратта, ул территориаль сәламәтлек саклау учреждениеләренә ярдәм күрсәтә. Югары технологияле операцияләр ясаучы эре федераль клиника җитәкчеләре финанслау җитеп бетмәве уңаеннан борчыла. Шуңа күрә мондый үзәкләрне һәм мондый операцияләр ясауны финанслау өчен мәҗбүри медицина иминияте системасында махсус федераль өлеш булдырырга тәкъдим итәм. Язгы сессиядә законга кирәкле төзәтмәләр кертүне сорыйм”, - дип бәян итте Владимир Путин. Әмма, ул ассызыклаганча, бу мәсьәлә хәл ителгән арада, кешеләр интегергә тиеш түгел. Югары технологияле медицина ярдәменең өзлексез финанслануын тәэмин итәргә кирәк, карар кабул ителгәнче, туры федераль бюджеттан, диде Илбашы.

Президент “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында ашыгыч медицина ярдәме хезмәте яңартылганын искәртеп узды. “Бик күп реанимобильләр һәм башка техника алдык. Әлбәттә, вакыт уза, һәм автопарк ремонтка, яңартуга мохтаҗ. 10 ел узды, һәм субъектлар киләчәктә бу мәсьәләне хәл итү юлларын, резервлар табарга тиеш. Без бит 10 ел элек килешкән идек: федераль акча бүлеп бирәбез, әмма аннары төбәкләр бу мәсьәләне үзләре контрольда тота. Кызганыч, болай булмады. Проблемалар булуын аңлыйм, тик өстенлекләрне дөрес бүлергә кирәк. Хәзер җимерелеп, искереп беткәч, федераль бюджеттан яңадан акча биреләчәгенә өмет итәргә кирәк түгел иде. Без болай сөйләшмәгән идек. Ил Хөкүмәте һәм төбәкләрен бу мәсьәләгә кире кайтып, аны бергәләп хәл итүләрен сорыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин.

Президент Хөкүмәткә 2016 нчы елның 1 нче мартына кадәр социаль өлкә учреждениеләрен дөрес урнаштыру методикасын расларга әмер бирде. Өлкәннәргә, инвалидларга, гаиләләргә, балаларга ярдәм мәсьәләләрендә гражданнар җәмгыятенә, коммерцияле булмаган оешмаларга ныграк ышанырга кирәк. Алар, кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, күпкә нәтиҗәлерәк эшли, дип саный Путин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20