Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.06.2017

"Water-Film": Кабан күле буенда көймәле кино проекты старт алды

Кичә Кабан күле өстендә "Water-Film" (“Су өстендә кино”) проекты старт алды – бәйрәм кичендә Кабан күле буена ял итәргә килгән Казан халкы һәм туристларга Казан шәһәре һәм Иске Татар бистәсе турында ике документаль фильм һәм “Ак барс” мульфильмы («Татармультфильм», 2011 ел) күрсәтелде. «Татар-информ» хәбәрчеләре әлеге проект кысаларында кино караган беренче тамашачылар булды: фильмнарны яр буеннан да, су өстеннән дә тамаша кылдылар.

Экран Кабан күленең Иске Татар бистәсе ягындагы яры буенда урнашкан террасага тарттырылган иде. Экран күлгә таба каратып куелган һәм фильмнарны су өстеннән карау бик уңайлы. Экранның ике яклы булуы фильмнарны яр буеннан чирәм өстендә утырып та карарга мөмкинлек бирә. Дөрес, андый очракта титрлар көзгедәге кебек чагылачак.

Дәүләт заказы белән төшерелгән фильмнар ике телдә булса да, оештыручылар әйтүенчә, туристларга да аңлаешлы булсын өчен дип, проект кысаларында ул рус телендә күрсәтелде. Фильмнарның Казан турында мәгълүмат бирә торганнары сайлап алынган иде.

Фильмнарны җәй дәвамында кичке 21.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр күрсәтү планлаштырыла. Кино карау өчен прокатка катамаран яисә көймә алып торырга кирәк булачак. Фильм күрсәтелгән вакытта катамараннарны арендалау бәясе бераз кыйммәтрәк булачак, чөнки кино бәясе катамаранны арендалау бәясенә өстәләчәк. 12 июнь көнне ул бушка күрсәтелде. Яр буенда да, Көймә станциясендә дә фильм карарга дип махсус килүчеләр дә бар иде.

Әлегә атнаның нинди көннәрендә һәм нинди фильмнар күрсәтеләсе төгәл билгеле түгел. Оештыручылар 12 июньдә күрсәтелгән фильмнарны проектны сынап карау дип кенә атадылар. Кабан күле буенда – Көймә станциясе янында да, терраса тирәсендә дә проект турында бернинди язмача мәгълүмат юк иде.

Проектны Казан шәһәре башкарма комитетының “Иске шәһәр” префектурасы “Татаркино” оешмасы һәм Кабан күленең көймә станциясе белән берлектә оештыра.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20