Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2015

“WorldSkills-2019” Казанга лидерлык өчен яңа үсеш юллары бирәчәк – Илсур Метшин

“WorldSkills-2019” эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты бөтен Россия буенча яшьләр арасында эшче һөнәрләр дәрәҗәсен күтәрә, шәһәр, республика һәм илдә икътисад үсешенә этәргеч бирәчәк. Казан мэры Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең ел саен уздырыла торган шәһәркүләм август конференциясе барышында шундый фикер җиткерде.

Татарстан башкаласы, Париж һәм Бельгиянең Шарлеруасын җиңеп, “WorldSkills-2019” эшче һөнәрләр дөньякүләм чемпионатын уздыру хокукын алды, дип искәртеп, Илсур Метшин әлеге җиңүнең уртак булуын билгеләп үтте, биредә барлык шәһәрлеләрнең, шул исәптән мәгариф өлкәсендәге хезмәткәрләрнең дә, өлеше зур булуына игътибарны юнәлтте, диелә мэрия матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шунысы мөһим: “WorldSkills-2019” чмепионатын уздыру хокукына Казанның заявка кампаниясе федераль дәрәҗәдә дә хупланды. Чемпионатны уздыру Казан өчен тагы шул ягы белән дә әһәмиятле: Татарстан башкаласы Россиянең студентлар шәһәрләренең иң алдынгысы булып тора. “Казан – перспективалар шәһәре. Без урта һәм югары белем бирү мәсьәләләрендә югары күрсәткечләргә ия. Казанның ике югары уку йорты илкүләм уку йортларының унлыгына керә. Казанда барлыгы 170 мең студент укый, шул исәптән дөньяның 93 иленнән 6 мең чит ил студенты. “WorldSkills-2019” чемпионатын уздыру лидерлык юлында үсеш өчен яңа юллар ачачак. Безнең бурыч – киләчәктә икътисадның үсешен тәэмин итә ала торган буын тәрбияләп чыгару”, - дип өндәде мэр Илсур Метшин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20