Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.01.2015

Яңа ел каникулларында Казанга якынча 70 мең чамасы турист килгән

Яңа ел каникулларында Казанга якынча 70 мең чамасы турист килгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Кайбер көннәрдә кунакханәләр 90 процент тулы булган, бу аларның категориясенә карап. Бигрәк тә 3-6 гыйнварда кунакханәләрдә ял итүчеләр саны күп булган.
Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы 3 меңгә якын кеше кабул иткән. 2014 елда Болгарда барлыгы 285 мең турист булган, 2013 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, үсеш 47,9 процент тәшкил иткән.
Яңа ел каникулларында Свияжск утрау-шәһәрчегендә 8 меңнән артык кеше булган. Узган ел биредә 82 мең турист булган, үсеш - 68 процент.
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында 2108 кунак булган. Узган ел нәтиҗәләре буенча Алабугада 250 мең кеше булган, үсеш – 9 процент.
Искәртеп узабыз, Oktogo броньлау сервисы рейтингы мәгълүматлары буенча Казан яңа елда Россиянең иң популяр шәһәрләре бишлегенә кергән иде. Казан Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Сочидан соң дүртенче урынны били.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20