Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.09.2016

Яңа елдан күчемсез милек кадастр учеты һәм теркәү берләштереләчәк

2017 елның 1 гыйнварыннан "Күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәве һәм аның белән килешүләр" законының яңа нигезләмәләре үз көченә керә. Аерым алганда, яңалык милек кадастр учеты һәм теркәү процессларын берләштерүгә кагыла.

Бердәм дәүләт күчемсез милеккә һәм аның белән килешүләргә хокуклар реестры белән Дәүләт күчемсез милек кадастры мәгълүматлары урынына Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры пәйда булачак дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Яңа реестр тулысынча электрон рәвештә алып барылачак. "Бердәм реестрның барлык мәгълүматлары ышанычлы электрон мәгълүмат базасында сакланачак. Шулай итеп, Росреестр теркәлгән хокуклар гарантиясен ныгыта һәм гражданнар белән эшмәкәрләр өчен операция рискларын, күчемсез милек базарында мошенниклык очракларын киметә", - дип сөйләде Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов.

Ышанычлылык һәм куркынычсызлык дәрәҗәсе артудан тыш хокукларны һәм кадастр учетын теркәү процессы тизләтеләчәк, дәүләт хезмәтләре сыйфаты яхшырачак дип ачыклык керттеләр ведомствода. Документларны тапшыру буенча шәхсән мөрәҗәгать иткән очракта күчемсез милек объектының кая урнашканы мөһим булмаячак, теркәү процедураларын Россиянең төрле ноктасыннан башкарырга мөмкин булачак. Электрон учетка күчү аркасында теркәү таныклыгының кәгазь варианты бирелмәячәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20