Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2017

"Яңа Гасыр" телеканалы Рәсәй Көненә махсус программа әзерли

12 нче июнь — Рәсәй Көнендә «Яңа Гасыр» телеканалы махсус бәйрәм трансляциясе әзерли. 15:00 сәгатьтә Кремль яр буенда X Бөтенрәсәй тере тавыш студентлар фестиваленең юбилей елы ярымфинал концертыннан турыдан-туры трансляция оештырыла.

Фестиваль үз башлангычын 2008 нче елның февраль аенда ала, шул еллар эчендә ул үзенең даими традицияләрен булдырды. Фестивальдә иң талантлы коллективлар катнашыр дип көтелә, чакырылган кунаклар исемлегендә Казанның танылган «Мураками» төркеме дә бар. Компетентлы жюри әгъзалары, Рәсәй Көне ярымфинал фестиваленнән соң, иң талантлы яшь студент төркемнәрен сайлап алырга тиеш була.

Бәйрәм трансляциясе 20:00 сәгатьтә Рәсәй Көненә багышланган махсус концерт программасы белән дәвам итә. Бәйрәм сәхнәсендә иң танылган җырчылар һәм башкала кунаклары катнашыр дип көтелә. Рәсәй Көне бәйрәменең иң кульминацион һәм нокта куя торган мизгеле булып күптәннән гадәткә кергән бәйрәм салюты санала.

12 нче июнь — Рәсәй Көнен «Яңа Гасыр» телеканалы белән бергә үткәрегез.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера