Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2017

“Яңа Гасыр” телеканалы “Рубин” командасы уеннарыннан турыдан-туры трансляция күрсәтү хокукына ия булды

Быелгы сезонда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе «Рубин» футбол клубының Рәсәй футбол Премьер-Лигасындагы барлык 30 у.е.нын да күрсәтүгә ия булды. Тулы сезон уеннарыннан трансляцияләрнең соңгы унъеллыкта телеканалда булганы юк иде әле.

Искәртеп узыйк, Рәсәй футбол Премьер-Лигасы барлыгы 30 турдан тора. Чемпионат «көз-яз» системасы буенча үткәрелә. Бу «Яңа Гасыр» телеканалы турыдан-туры трансляциядә «Рубин» командасының Казанда уздырган уеннарын гына түгел, ә чит кырда уйналганнарын да күрсәтергә хокуклы дигәнне белдерә.

Беренче турыдан-туры трансляцияне «Яңа Гасыр» телеканалы узган якшәмбедә Татарстан командасының яңа сезонда беренче уенын күрсәтеп башлап җибәрде. «Казан Арена» кырында узган очрашуда казанлылар «Краснодар» футболчыларына 1:2 исәбе белән оттырдылар. Уен команданың баш тренеры Корбан Бердыев кайтуыннан соң тәүге рәсми очрашу булды.

Киләсе турны Казанның «Рубин» командасы чит кырда Санкт-Петербургның «Зенит» футбол клубына каршы уздыра. Турыдан-туры трансляциянең башлану вакыты 22 нче июль 17:30 сәгатькә билгеләнгән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!