Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2017

“Яңа Гасыр” телеканалының футбол командасы алдынгылар рәтендә

Ял көннәрендә Казан каласы оешма һәм идарә органнарының футбол командалары традицион «Казанская Бизнес Лига» мини-футбол корпоратив турнирында көч сынаштылар.

Соңгы тур уенында “Яңа Гасыр” телеканалы командасы РусГазИнжиниринг футболчылары белән көрәшеп, турнирның көмеш медальләренә лаек булды.

Телеканал командасы «Казанская Бизнес Лига» мини-футбол корпоратив турнирында өченче тапкыр катнаша һәм, башка командалардан аермалы буларак, ярышта бары үз уенчыларыннан гына файдалана, ягъни командада бары “Яңа Гасыр” телеканалы хезмәткәрләре генә туп тибә.

Беренче ике сезонда телеканал командасы турнир таблицасының аскы өлешендә урнашкан булса, быел футболчылар тулы концентрация туплап, актив тренировкалар үткәрә башлаганнар. Физик әзерлекләренең төпле һәм көчле булуы, озак та үтми, үз хезмәт җимешләрен бирә башлый. Яңа сезоннан “Яңа Гасыр” телеканалы командасы беренче урын өчен кызу көрәш башлый.

"Соңгы турга кадәр кемнең чемпион каласы билгесез булды. Без, турнир тәмамлануга ике тур кала, «НПП ГКС» командасы белән тигез исәпкә уйнадык. Чемпион калу өчен безгә быелгы турнирның лидерлары исемлегенә кермәгән РусГазИнжиниринг футболчыларын җиңү таләп ителде.

Уен дәвамында без аларны җиңеп бардык, ләкин матч тәмамланырга 30 секунд кала бер туп керттердек. Бер хата безне чемпионлыктан мәхрүм итте һәм безгә Көмеш чемпионнар Кубогы тапшырылды. Бары тик икенче урын, бу ярыш шулай хәл ителде. Безнең телекомпания өчен быелгы сезонда икенче урын да зур уңыш,” - дип үз фикерләре белән уртаклашты “Яңа Гасыр” телеканалы командасы капитаны, спорт тапшыруларының баш редакция җитәкчесе Алмаз Гафиятов.

Мөхәррир мәгълүматларына караганда, 18 нче июньдә беркөнлек «Казанская Бизнес Лига» мини-футбол корпоратив турниры уза. Ярышта быелгы сезон нәтиҗәләре буенча иң яхшылар рәтендә калган командалар төп приз – Чемпионнар Кубогы өчен көрәш оештырачак.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!