Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2017

“Яңа Гасыр” турыдан-туры трансляциядә “Рубин” белән “Тосно” көрәшен күрсәтә

Шимбә, 26 нчы август көнне, Казанда җирле “Рубин” белән Ленинград өлкәсенең “Тосно” командасы очраша. Футбол буенча РОСГОССТРАХ Рәсәй Чемпионатының чираттагы тур очрашуы “Казан Арена” стадионында уза һәм “Яңа Гасыр” телеканалында турыдан-туры трансляциядә күрсәтелә.

Быелгы сезонда «Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе “Рубин” футбол клубының Рәсәй футбол Премьер-Лигасындагы барлык 30 уенын да күрсәтү хокукына ия булды. Тулы сезон уеннарыннан трансляцияләрнең соңгы унъеллыкта телеканалда булганы юк иде әле. Искәртеп узыйк, Рәсәй футбол Премьер-Лигасы барлыгы 30 турдан тора. Чемпионат “көз-яз” системасы буенча үткәрелә.

Кагыйдә “Яңа Гасыр” телеканалы турыдан-туры трансляциядә “Рубин” командасының Казанда уздырган уеннарын гына түгел, ә  чит кырда уйналганнарын да күрсәтергә хокуклы дигәнне аңлата. Футбол клубы трансляцияләрне күрсәтүгә хокукны “Матч ТВ” федераль телеканалыннан сатып алды. Уеннарны күрсәтү бары тик телеканалда һәм бары тик республика территориясендә генә рөхсәт ителә, ягъни килешү интернет челтәрендә онлайн-трансляцияләр оештыру хокукын бирми.

Казан футболчыларының "Тосно” командасына каршы уенын турыдан-туры трансляциядә "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында карарга онытмагыз. Трансляциянең башлану вакыты 17:30 сәгатькә билгеләнгән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20