Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2017

Якшәмбе кичендә “Яңа Гасыр” тост пешерергә өйрәтә

Якшәмбе, 2 нче июль, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы үз тамашачылары игътибарына «Тост» фильмын күрсәтә. Биография жанрына корылган нәфис фильм төрледән-төрле кызыклы маҗаралар белән үрелеп бара.

Фильмда вакыйгалар Британия дәүләтенең Вулверхэмптон шәһәрчегендә гөрли. 1957 нче ел. Яшүсмер Найджел Слэйтер үз әнкәсен бик ярата. Пешерү осталыгы бик түбән дәрәҗәдә булса да, аның улы әнкәсенең капма-каршысы. Найджелның пешерә белмәгән ашамлыклары бик сирәк, ә әнкәсе бары тик тост — кыздырган икмәк кенә әзерли белә.

Әнкәсенең үлеменнән соң, әтисе хезмәтче Джоан Поттерны яллый. Найджелның шикләнүләре Джоанның аның әнкәсе урынын алу белән бәйле була. Моннан тыш, миссис Поттер искиткеч пешекче, мондый көндәшлек малайны нык борчый башлый. Найджел зур булмаган ресторанга пешекче булып урнаша. Ул анда ресторан хуҗасының улы белән таныша. Бик тиздән егет эшеннән китә, ләкин элеккеге хезмәттәшләре янына барып йөрергә уйлый.

Көннәрдән бер көнне алар Стюарт белән киләчәктә кем булырга теләүләре турында сүз кузгаталар. Һәркем үзенең кем булуын үзе хәл итүне дәлилләп, Стюарт аны үбеп ала. Найджел да югалып калмый һәм шуңа охшаш хисләр күрсәтә, соңыннан кабат очрашырга тәкъдим итә. Ул үз дустының кызы булуын белеп ала һәм аңа, өстәвенә, укырга китәргә кирәк. Төшенкелеккә бирелгән егет өенә кайта һәм әтисенең үлеме турында ишетә. Аның үлемендә миссис Поттерны гаепләп, Найджел киемнәрен җыя. Бераздан шул хатынга рәхмәт әйтеп, оста пешекче булу хыялын тормышка ашырыр өчен башка шәһәргә китә.

Гадәти булмаган вакыйгаларга корылган фильм нинди нәтиҗә белән тәмамланыр? Сорауга җавапны якшәмбе, 2 нче июль, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Тост» нәфис фильмын карап белерсез.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин