Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.03.2015

Янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә эш урыннары бирергә әзерләр - Казан каласы башкарма комитеты

Янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә эш урыннары бирергә әзерләр - Казан каласы башкарма комитеты  Казанның 22 сәүдә үзәге "Адмирал"да янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә яңа эш урыннары бирергә әзер. Бүген бу хакта эшмәкәрләр белән очрашуда Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин белдерде.

Аерым алганда, сүз Яңа Савин, Мәскәү, Үзәк базарлар һәм "Яңа Тура" технопаркы турында бара. "Без сәүдә үзәкләре директорлары һәм җитәкчеләре белән шалтыратып сөйләштек", - диде Калинкин һәм аренда түләвен кичектерү турында сөйләшүләр алып барыла, дип өстәде.

Эшмәкәрләрнең берсе Татарстан җитәкчеләренә янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә "Яңа Тура"ның өченче павильонында урыннар һәм берничә айга ташламалы аренда шартлары бирү үтенече белән мөрәҗәгать итәргә дигән тәкъдим белән чыкты.

Шулай ук ул эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән хәйрия фонды да төзергә тәкъдим итте.

Искәртеп узабыз: кичә “Адмирал” сәүдә йорты территориясендә зур янгын булды. Янгын турында беренче хәбәр 12.54 сәгатьтә килде, 21.30 сәгатьтә янгын сүндерелү турында белдерелде. Җимереклекләрнең гомуми мәйданы 12 мең кв метр тәшкил иткән. Янгыннан 5 кеше үлгән. Янгында зыян күргән 3 кеше хастаханәләрдә авыр хәлдә кала бирә. Барлыгы 14 кеше хастаханәләргә ята. Хәрабәләр астында 25 кеше калырга мөмкин.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20