Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.06.2015

Яр Чаллыда “Сабан туе гүзәле”н сайлаячаклар

Яр Чаллы шәһәрендә “Сабан туе гүзәле”н сайлаячаклар. Әлеге бәйгенең тамырлары 1993 елга барып тоташа, һәм ел саен конкурс югары дәрәҗәдә оештырыла. Аның максаты — телне, татар халкы йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклап калу. Бәйгедә каланың 17-25 яшьлек гүзәл затлары катнашырга хокуклы.

Конкурс уздырыла башлаганнан алып анда барлыгы 750 ләп кыз катнашырга өлгергән. РФ Дәүләт Думасы һәм ТР парламенты депутатлары, татар эстрадасының танылган артистлары, шәһәр һәм район җитәкчеләре, ерак һәм якын чит ил вәкилләре бәйгенең мәртәбәле кунаклары буларак чакырылган.

10 июнь көнне сәгать 19.00 дә Чаллының С. Садыйкова исемендәге концертлар залында “Сабан туе гүзәле - 2015” ХХII шәһәр конкурсының финалы була. Анда 18-21 яшьлек 8 кыз катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, танылган эстрада артистлары, Яр Чаллының иҗат төркемнәре чыгышларын да тамаша кылырга мөмкин булачак, диелә кала мэриясе матбугат хәбәрендә.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20