Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2017

Яшел Үзән районында "Наркотикларсыз тормыш" акциясе уза

Яшел Үзән районы һәм шәһәре территориясендә 26 майдан 26 июньгә кадәр наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне уңаеннан «Наркотикларсыз тормыш» исеме астында наркотикларга каршы республика акциясе уза.

Акциянең максаты — республика территориясендә наркотикларга бәйле торышны сәламәтләндерү, шулай ук дәүләт власте, җирле үзидарә, хокук саклау органнарының, гражданнарның һәм халыкның наркомания һәм наркоҗинаятьчелек таралуга каршы тору буенча көрәшен берләштерү.

«Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысасында киң кырлы чаралар, шул исәптән халык күп була торган урыннарда профилактик рейдлар уздыру, халык белән очрашулар, ышаныч телефонын оештыру планлаштырыла. Болардан тыш, полиция хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешенә һәм яшүсмерләрдә наркотикларга карата негатив караш тәрбияләү буенча лекцияләр һәм әңгәмәләр уздырачак.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге район һәм шәһәр халкының «Наркотикларсыз тормыш» акциясендә актив катнашырга һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә үзләреннән өлеш кертергә чакыра. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле эшчәнлек алып барылу турында фактларны белүчеләрнең «02» телефоны буенча һәм шулай ук эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль бүлегенә 4−35−24 телефоны аша шалтыратып хәбәр итүләре сорала. Алынган мәгълүмат шунда ук тикшерелеп, хокук бозучыларга карата законда каралган чаралар күреләчәк.

Ел саен наркотиклардан 100 мең кеше үлә.

Россиядә 33 секунд саен бер кеше аракы эчеп үлә.

Россиядә тәмәке тартудан ел саен 400 кеше үлә.

Ел саен Россиядә ВИЧлы аналардан 10 меңгә якын бала туа.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин