Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.09.2015

“Җылы көз” телемарафонының төп максаты – өлкән кешегә игътибар күрсәтү

4 октябрь көнне “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Җылы көз” – “Теплая осень” йомгаклау телевизион хәйрия марафонын уздыра.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә әлеге телерадиокомпания генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, моңа кадәр бер ай дәвамында каналның төрле тапшыруларында ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләр турында мәгълүмат бирелгән. “Әлеге ярдәм акча җыюдан гыйбарәт түгел иде. Өлкән кешегә игътибар күрсәтү – айлык телевизион марафонның төп максаты”, – дип билгеләп узды Миләүшә Айтуганова. 4 октябрьдә исә аңа йомгак ясау күздә тотыла. Аерым алганда, 13.00дән 17.00гә кадәр “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында авыр тормыш хәлендә калган өлкәннәрнең язмышлары, көченнән килгәнчә ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларга ярдәм итүчеләр турында сөйләнәчәк, шулай ук традицион Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында республика министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан тормышка ашырыла торган акцияләр һәм чаралар турында тулырак мәгълүмат биреләчәк.

Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, бу көнне эфирда спикерлар рәвешендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров, “Россия пенсионерлары берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина, ТР ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы республика берлеге рәисе Хәбир Иштирәков, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, социаль хезмәткәрләр чыгыш ясар, өлкән буын вәкилләре үзләре дә катнашыр дип көтелә.

Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, телемарафон барышында әзерләнеп, эфирга чыгарылган берничә сюжеттан соң да өлкәннәргә ярдәм күрсәтү очраклары булган. Әйтик, Арча районы авылларының берсендә хезмәт ветераны өенә бушлай газ кертелгән. “Җәмгыятебездә битараф булмаган кешеләр шактый. Гади кешелеләр арасында да, предприятиеләр арасында да игелек кылырга омтылучылар бар. Телемарарафонның “Җылы көз” атамасы күп мәгънәле. Ул быелгы көзнең җылы булуын гына түгел, мөнәсәбәтләрдәге җылылыкны белдерә. Телемарафон ярдәмендә өлкәннәргә булышучылар тагын да артыр дип ышанам”, – дип сүзен йомгаклады чыгыш ясаучы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20