Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2017

Җыр-моңга гашыйк питрәчлеләр белән “Җырлыйк әле” таныштыра

Шимбә, 20 нче май, “Җырлыйк әле” тапшыруы үзенә кунакка Питрәч районы үзэшчәннәрен чакыра. Җыр-моңга гашыйк питрәчлеләр арасында вокал бүлеге укытучылары да, төрле республикакүләм конкурс лауреатлары да, музыка көллияте укучылары да бар.

Татар халкы җырга-моңга гашыйк милләт, питрәчлеләр моннан искәрмә түгел. Аларның нинди җыр сәләтенә ия булуларын бу шимбәдә “Җырлыйк әле” тапшыруын караганнан соң белерсез. Питрәч үзэшчәннәрен шимбә кичендә җыр берләштерә, чөнки җырлаучысы булганда гына җыр мәңге яши. Питрәчлеләр җырлап яши торган халык, алар өчен җыр – яшәү чарасы. Юккка гына “халыкларның җаны – моң” димиләр. Моның шулай икәнен шимбә кичендә Питрәч районы үзэшчәннәре дәлилләр.

Сезнең яраткан җырларыгыз һәр шимбә “Җырлыйк әле” тапшыруында башкарыла. Тапшыру көнендә сезне зәңгәр экраннар каршына чакырабыз. Караоке юлларына кушылып катнашучылар белән бергә чын татар җыр-моң ядкарьләрен җырлагыз һәм биремнәргә җаваплар эзләгез. Җырлап яшик, гөрләп яшик, бергә җырлау күңелле!

Җыр-моңга гашыйк питрәчлеләр белән 20 нче май “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 20:30 сәгатьтә таныша аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»