Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.05.2017

Юл йөрү кагыйдәләре “Дорога без опасности” белән өйрәнелә

Сишәмбе, 30 нчы май, “Дорога без опасности” тапшыруы чираттагы юл куркынычсызлыгы төрләренә өйрәтә һәм юлларда булган зур хәрәкәткә каршы тору юлларын эзли.

Соңгы берничә елда республика һәм шәһәрләрдә автотранспорт саны белән бергә юлларда машина хәрәкәте бик нык артты. Тиздән җәйге каникуллар. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Күп очракта кагыйдә бозуга балалар үзләре сәбәпче була. Шуңа күрә балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү көн кадагына сугылган мөһим мәсьәлә булып тора.

Кече яшьтән алган белем һәм төрле күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый һәм гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк “юл грамотасы” өйрәтүне һәм аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыруны “Дорога без опасности” тапшыруы да үз игътибарыннан читтә калдырмый.

Юлда дөрес йөрү кагыйдәләрен үзләштерүне 30 нчы май 14:15 сәгатьтә “Дорога без опасности” тапшыруы “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы аша сезгә җиткерер. “Дорога без опасности” - юлларда игътибарлы булыгыз!



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»