Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.03.2016

Юрий Слюсарь: “Казан авиация заводын техник коралландыру программасы бик куәтле, амбициоз”

 ТР Хөкүмәте йортында "Ту-160" очкычларын яңартып төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Аның эшендә “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ГАҖ президенты Юрий Слюсарь һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рәсми затлар авиатөзелеш проектларына инвестицияләр җәлеп итү, “Туполев” ГАҖ филиалы – Горбунов исемендәге Казан авиация заводының федераль программалар кысаларында үзгәртеп кору һәм техник коралландыру буенча проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Әйтергә кирәк, "Ту-160" самолетын модернизацияләү проекты Казан авиация заводын яңартып коруга берничә дистә миллиард сум инвестиция җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау белән төгәлләнде. Килешүне Юрий Слюсарь һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Аннан соң  журналистларның сорауларына җавап биргән рәсми затлардан Юрий Слюсарь белдергәнчә, “Туполев” ГАҖ филиалы – Горбунов исемендәге Казан авиация заводын техник яктан коралландыру проекты инде башланган. “Техник яктан яңадан коралландыруның төп максатларының берсе – бөтенләй башка дәрәҗәдәге, яңа технологик мөмкинлекләргә ия яңа авиация заводы булдыру. Казан авиация заводына кертергә ниятләнгән финанс чаралары 2018-2019 нчы елларда башка технологик дәрәҗәдәге предприятие барлыкка китерәчәк. Техник коралландыру программасы бик куәтле, амбициоз. Совет чорында КАЗ авиатөзелеш флагманы булып торды, әмма, соңрак, югары технологияле производство күзлегеннән мөмкинлекләрен бераз югалтты. Әмма хәзер ул игътибарга лаек”, - дип ассызыклады Юрий Слюсарь. Аның әйтүенчә, бу "Ту-160" ясау гына түгел, заводның башка авиацион программалары мәнфәгатьләрендә дә.

“Бүген имзаланган килешү – безнең инвестицион хезмәттәшлеккә нигез салучы төп документ. "Ту-160"ны яңартып төзү буенча проект бик күләмле, совет чорыннан соңгы тарихта Россия авиасәнәгатендә әле мондый проектларның булганы юк иде. Бу зур бурычны хәл итүдә республика ярдәменә дә өмет итәбез”, - дип белдерде Юрий Слюсарь.

Хәзерге вакытта производство кооперациясе буенча эш бара, анда Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең берничә предприятиесе, башлыча, Татарстан территориясендә урнашкан комплектлау эшләнмәләре җитештерә торган предприятие-поставщиклар җәлеп ителгән. Ю. Слюсарь сүзләренә караганда, кооперация проекты бөтен авиатөзелеш корпорациясенә, авиасәнәгать, двигательләр һәм агрегатлар, җиһазлар төзү предприятиеләренә кагылачак. “Производство кооперациясендә Россия авиасәнәгатенең иң яхшы предприятиеләре катнаша. Самолетның зур өлеше Казанда җыелса да, илнең барлык предприятиеләре дә катнашачак”, - дип ассызыклады корпорация президенты.

Ю. Слюсарь хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Казан авиация заводын яңартып коруның 4 проекты буенча проектлау эшләре төгәлләнәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20