Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.03.2016

Законсыз миграция буенча Татарстанда файдаланыла торган ысуллар кырысланачак

Законсыз миграция буенча Татарстанда файдаланыла торган ысуллар кырысланачакЗаконсыз миграция буенча Татарстанда файдаланыла торган ысуллар кырысланачак.

Бу хакта бүген Лаеш районының Комлы Кавал шәһәр тибындагы бистәсендә узган матбугат конференциясендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәбәр итте.

Хезмәт мигрантларына килгәндә, квоталар расланган һәм предприятиеләр заявкалары буенча теркәлә, дип белдерде Ә. Сәфәров. “Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әйткән иде. Әмма мин тагын бер кат искәртәм: һәр авыл җирлегендә һәм районнарда республикага килүче хакында мәгълүмат булырга тиеш. Бу бигрәк тә каршылыклар булган зоналардан күчеп кайтучыларга кагыла. Болар − Урта Азиядән килүче мигрантлар. Радикаль исламның шуннан үтеп керүе, наркотикларның законсыз әйләнеше гамәлгә ашырылуның нәкъ менә шуннан чыгуы берәүгә дә сер түгел”, - дип ассызыклады ул.

ТР Президенты Аппараты башлыгы сүзләренчә, Татарстанга Сүрия һ.б. Гарәб илләреннән дә мигрантлар килә. “Без аларны да исәпкә алабыз. Әлеге мигрантларның республикага нинди максат белән килүләрен һәм монда нәрсә белән шөгыльләнергә җыенуларын без белергә тиеш. Гомумән алганда, Татарстан бар кеше өчен дә ачык. Яңа проектлар, бизнесны без хуплыйбыз. Әмма тискәре күренешләргә киртә куярга кирәк. Моның өчен мәгълүматка ия булу мөһим”, - диде Ә. Сәфәров

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20