Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.10.2016

Зефер Абитов Татарстан Саба районы прокуроры итеп билгеләнде

Юстициянең өлкән киңәшчесе Зефер Абитов РФ Генераль прокуроры боерыгы белән Саба районы прокуроры вазифасына билгеләнде. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

54 яшьлек Зефер Абитов Бөтенсоюз юридик институтын читтәнторып тәмамлаган. Прокуратура органнарында хезмәт эшчәнлеген 1997 елда Буа районы прокуратурасы өлкән тикшерүче вазифасында башлаган.

Аннары 2000 елда Буа шәһәре прокуратурасы өлкән тикшерүче вазифасын биләгән. 2000-2002 елларда - Буа шәһәре прокуроры өлкән ярдәмчесе, 2002-2008 елларда Буа шәһәре прокуроры урынбасары булып хезмәт куйган.

2008 елдан бүгенгә кадәр Балтач районы прокуроры вазифасын биләгән.

Ул Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты һәм "Россия прокуратурасына 290 ел" медале белән бүләкләнгән.

Өйләнгән. Ике бала тәрбияли.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20