Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.12.2016

Жонатас "Арсенал" белән уенда "Рубин"га җиңү китерде

 Россия чемпионатының 16нчы туры кысаларында "Казан Арена"да узган уенда "Рубин" футболчылары "Арсенал"ны җиңде. Уен барышында бердәнбер тупны көндәшләр капкасына һөҗүмче Жонатас кертте.

Казан командасы бу җиңүдән турнир таблицасында сигезенче баскычка күтәрелде. Аның активында 23 очко бар.

"Рубин" киләсе уенны 5 декабрь көнне Мәскәдә "Спартак"ка каршы үткәрәчәк. Очрашу Мәскәү вакыты белән 19.30да башлана.

«Рубин» (Казан) – «Арсенал» (Тула) – 1:0 (0:0).

Голлар: Жонатас (62).

Кисәтүләр: Рыжиков – Хагуш.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20