Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.04.2015

Әзәрбайҗан Премьер-министры: "Татарстан безнең өчен һәрчак аерым урын били"

Әзәрбайҗан Премьер-министры: "Татарстан безнең өчен һәрчак аерым урын били"  Бакуга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзәрбайҗан Республикасы Премьер-министры Артур Таир оглы Раси-Задә белән очрашты. Яклар Россия-Әзәрбайҗан мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Артур Раси-Задә билгеләп үткәнчә, бүген Россия белән мөнәсәбәтләр Әзәрбайҗан Республикасы өчен бик әһәмиятле һәм, Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстанга бик җитди игътибар бирелә. Татарстан безнең өчен аерым урында тора, диде Әзәрбайҗан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

Артур Раси-Задә шулай ук искәрткәнчә, бүген көннең икенче яртысында «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ (Гәнҗә шәһәре) җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясе тантаналы төстә ачылачак. Әлеге мәйданчыкны ачу Татарстан белән багланышларны ныгытуда тагын бер адым булачак дип саный Әзәрбайҗан Премьер-министры. Бөтендөнья икътисадындагы катлаулы вазгытьне исәпкә алып, бу аеруча мөһим. Безнең исәпләвебезчә, сезнең сәфәр – мөнәсәбәтләребезне яңа дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлеге булып тора, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Артур Раси-Задәгә, очрашып, киләчәктә хезмәттәшлек итү буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы делегациясенең Әзәрбайҗанга эш сәфәренең максаты – сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан делегациясе составында – республика министрлыклары, ведомстволары һәм әйдәп барган сәнәгать компанияләре җитәкчеләре, һәм без ышанабыз, сәфәр барышында Татарстан һәм Әзәрбайҗан бизнесменнары хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табарлар һәм уртак проектлар турында сөйләшеп килешерләр», - диде ул.  

Гәнҗә шәһәрендә «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясен ачуга без бик җитди карыйбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Тулаем Татарстанның һәм Әзәрбайҗанның хезмәттәшлек өчен потенциалы зур, бигрәк тә сәнәгать секторында, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, әмма, кызганычка каршы, без бу мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланмыйбыз әле. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген бергәләшеп товар әйләнешен арттырырга һәм аның номенклатурасын киңәйтергә кирәк, шул исәптән «КАМАЗ» ААҖ линиясе буенча да.  

Очрашу барышында Әзәрбайҗан белән Татарстан арасында нефть химиясе, машина төзелеше, көнкүреш химиясе җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшлек мәсьәләләренең киң спектры буенча фикер алыштылар.  

Очрашуда Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар бар иде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20