Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2017

Зур борчуларга каршы “Любовь случается» фильмы кулланыла

14 нче июль “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы “Любовь случается» нәфис фильмын күрсәтә. Зур югалтуга дучар булган көчле ихтыярлы геройның үз яшәешен төптән үзгәртүгә “Любовь случается» фильмы яхшы мисал булып тора.

Хатынының үлеме Берк Райан өчен шәхси фаҗигасе генә булып калмыйча, шуның өстенә, ничек кенә мәсхәрәле яңгырамасын, уңышлы сәүдәгә дә әйләнә. Тол ир-ат якыннарын югалту кайгысын ничек җиңүе турында китап яза һәм әлеге китап халык арасында зур уңыш казана. Китап белән бергә Берк та таныла. Озакламый ул радио һәм телевидениене яуларга тора.

Берк кабахәт түгел, ул кешеләргә ихластан ярдәм итәргә тели, ә соңгылары аңа чын күңелдән ышана. Хәзер каһарман ил буенча сәяхәт итә, үз укучылары белән очраша, күнегүләр һәм презентацияләр оештыра. Гомер юлы уңай якка бара кебек, йөрәгендәге ярасы да төзәлеп килә, ләкин ялгызлык Берк Райан күңеленә тынгылык бирми.

Көннәрдән бер көнне китап авторы чибәр һәи бәйсез Элоизуны очрата. Ул кызга шундук гашыйк була. Гашыйк булу синең күңелеңдә барысы да тәртиптә дигәнне аңлатмый, ә, киресенчә, Берк иң элек үз эчке дөньясын җиңә алырга тиеш.

Мавыктыргыч фильм нинди нәтиҗә белән тәмамланыр? Моны сез 14 нче июль 22:10 сәгатьтә “Любовь случается» нәфис фильмын карагач белерсез.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!