Онлайн трансляция

Свернуть

«ШАЯН ТВ» каналында тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион-музыкаль проекты үз эшен дәвам итә

«ШАЯН ТВ» каналында тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион-музыкаль проекты үз эшен дәвам итә

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2021, 13:08

1627

0

«ШАЯН ТВ» каналында тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион-музыкаль проекты үз эшен дәвам итә
«ШАЯН ТВ» каналында тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион-музыкаль проекты үз эшен дәвам итә.

Кичә аның өченче сезоны төшерелә башлады. Меңнәрчә гаризалар арасыннан «ШАЯН ТВ»ның сәнгать советы әгъзалары һәм профессиональ жюри 32 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Аларның чыгышларына берничә атна дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган 24 катнашучы телевизион этапка үтү бәхетенә иреште.

Конкурсның телевизион сайлап алу этабында яшь җырчыларны мәртәбәле жюри бәяләячәк. Финалга 8 катнашучы узачак. Аларның кемнәр икәнен октябрь аенда «ШАЯН ТВ» каналында күрә алачакбыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров