Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ телеканалы социаль челтәрләрдә #МИНТАТАР хештегы белән үзенчәлекле конкурс башлап җибәрде

ТНВ телеканалы социаль челтәрләрдә #МИНТАТАР хештегы белән үзенчәлекле конкурс башлап җибәрде

https://tnv.ru

08 Октябрь 2021, 17:15

683

0

ТНВ телеканалы социаль челтәрләрдә #МИНТАТАР хештегы белән үзенчәлекле конкурс башлап җибәрде
«Яңа Гасыр» телеканалы социаль челтәрләрдә #минтатар хештегы белән үзенчәлекле конкурс башлап җибәрде. Конкурс өчен Инстаграмда махсус ar-битлек уйлап чыгарылды.

«Биредә татар алфавитының очраклы хәрефе чыга, шуннан соң кулланучыга билгеле бер вакыт эчендә әлеге хәрефкә башланган барлык белгән татар сүзләрен атарга тәкъдим ителә», — дип сөйләде телеканалның PR-хезмәте җитәкчесе Айгөл Галиуллина.

Конкурстта катнашучыларга шушы битлек белән сторис урнаштырырга һәм @tvtnv аккаунтын билгеләргә кирәк. @tvtnv аккаунтының конкурс турындагы посты астына комментарий калдыру да шарт.

«Конкурсның беренче өч көнендә 150дән артык кеше битлекне кулланырга өлгерде, ә барлыгы ar-битлекне 100 меңнән артык язылучы күргән», — дип билгеләп үтте Айгөл Галиуллина.

Конкурс нәтиҗәләре 15 октябрьдән алып һәр җомга ясалачак. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров