Онлайн трансляция

Свернуть

«Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясен һәм «Бер-бер хәл» сериалын тәкъдир итү матбугат конференциясе

«Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясен һәм «Бер-бер хәл» сериалын тәкъдир итү матбугат конференциясе

https://tnv.ru

28 Октябрь 2021, 10:27

551

0

«Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясен һәм «Бер-бер хәл» сериалын тәкъдир итү матбугат конференциясе
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе «Бер-бер хәл» дип исемләнгән сериал төшерде. Ул барлыгы 40 сериядән торачак. Жанры — мелодрама.

Сериал катнаш гаиләдә булган үзара мөнәсәбәтләрне яктырта. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга. Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү.

«Бер-бер хәл» сериалы 2021 елның 25 октябрендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета телеканалларында күрсәтелә башлады.

Төп рольләрдә Казан театрларының әйдәп баручы актерлары: ТР халык артисты Радик Бариев (Камал театры), ТР атказанган артисты Зөлфия Вәлеева (Тинчурин театры), ТР халык артисты Фирая Әкбәрова (Камал театры), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин. Шулай ук, сериалда яшьләр — Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша.
Проектны төшерү «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Спикерлар:

Дәүләтшин Леонард Замвир улы — «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе директоры;

Акберов Алмаз Ниаз улы — «Бер-бер хәл» фильмы режиссеры;

Шакиров Альберт Сәүбән улы — «Бер-бер хәл» фильмы сценаристы;

Әсхәдуллин Гамил Габдулла улы — Татарстан Республикасының халык артисты;

Бариев Радик Зөфәр улы — Татарстан Республикасының халык артисты;

Вәлиева Зөлфия Наил кызы — Татарстан Республикасының халык артисты;

Насыйбуллина Эльвина — Казан театр училищесын тәмамлаган яшь артист.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров