Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда «Татарлар җанисәпләрдә» китабы тәкъдим ителде

Казанда «Татарлар җанисәпләрдә» китабы тәкъдим ителде

https://tnv.ru

28 Октябрь 2021, 09:55

302

0

Казанда «Татарлар җанисәпләрдә» китабы тәкъдим ителде
Казанда «Татарлар җанисәпләрдә» китабы тәкъдим ителде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

«Татарлар, беренче чиратта йомышлы сословие вәкилләре, татар ханлыклары яуланып алынганнан соң, XVI гасырның икенче яртысыннан бирле Россия дәүләтенең язма (писцовая) кенәгәләрендә теркәлә башлаган. Ул вакытта халык санын исәпкә алу башка төрлерәк булган, нигездә, салым җыю өчен башкарылган», — диде Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының дисциплинарара тикшеренүләр бүлеге мөдире Бахтияр Измайлов.

Китапта билгеләп үтелгәнчә, 1719 һәм 1897 еллар арасында Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар саны 617 меңнән 2 млн 250 меңгә кадәр, ягъни 8,6 тапкыр арткан. Россия территориясендә яшәүче татарлар саны 1926-2002 еллар эчендә 3,2 миллионнан 5,5 миллионга кадәр җиткән. 2010 ел җанисәбе буенча татарлар саны 200 меңгә кимегән, ягъни 5,3 миллионга калган.

Фото: tatar-inform.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров