Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ уздырган конкурста Ульяновск татары җиңүче булды

ТНВ уздырган конкурста Ульяновск татары җиңүче булды

https://tnv.ru

15 Ноябрь 2021, 16:40

712

0

ТНВ каналы Халык санын алуда катнашучылар арасында бүләк уйнатты.

ТНВ уздырган конкурста Ульяновск татары җиңүче булды
ТНВ каналы Халык санын алуда катнашучылар арасында бүләк уйнатты. Бүген, 15 ноябрь, катнашучылар һәм барлык шартларны үтәүчеләр арасында очраклы рәвештә җиңүчене сайланды. Җиңүче булып Ульяновск өлкәсендә яшәүче Назлыгөл Фәйсханова сайланды.

Без җиңүче белән элемтәгә чыктык һәм аның беренче хис-кичерешләрен сораштык.

«Минем исемем Назлыгөл, миңа 27 яшь. Шундый конкурсларда катнашырга яратам, ТНВ робот-пылесос уйнатуы аеруча игътибарымны җәлеп итте. Тормышта бик кирәкле әйбер. Конкурсны инстаграмда курдем. Мин — татар кызы, әти-әнием, әби-бабаларым, барысыда татарлар. Әлбәттә, мин үземнен татар булуым белән бик горур», — диде җиңүче.

«Яңа Гасыр» уздырган конкурста барлыгы 3849 кеше катнашты. Катнашучылар ТНВның @tvtnv һәм @newstnv аккаунтларына язылган булырга, бәйге турындагы постны сториска куярга һәм пост астында «катнаштым» дип комментарий калдырырга тиеш иде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров