Онлайн трансляция

Свернуть

Авылда яшәүче пенсионерларга ничек итеп өстәмә акча алу турында билгеле булды

Авылда яшәүче пенсионерларга ничек итеп өстәмә акча алу турында билгеле булды

https://tnv.ru

15 Ноябрь 2021, 15:46

1281

0

Татарстанда эшләмәүче 60 меңгә якын кеше авыл җирлегендә күпьеллык эш стажы өчен пенсиягә өстәмә акча алачак.

Авылда яшәүче пенсионерларга ничек итеп өстәмә акча алу турында билгеле булды
Татарстанда эшләмәүче 60 меңгә якын кеше авыл җирлегендә күпьеллык эш стажы өчен пенсиягә өстәмә акча алачак. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә аның кемгә тиеш, нинди очракларда гариза язарга кирәк булуы турында аңлаттылар.

«Өстәмә акча алу өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел стаж тупларга, яшәү урыны буенча авылда теркәлергә һәм эшләмәскә кирәк. Закон буенча өстәмә акча тиешле һөнәрләр исемлеге бар», диелгән хәбәрдә.

Авылда яшәүчеләргә өстәмә акча 1511 сум, яки теркәлгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә. Расланган түләү 2021 елның 1 гыйнварыннан 6044 сумга җитте. Ул пенсиянең расланган база өлешен индексацияләүгә бәйле рәвештә ел саен арта.

Әгәр дә пенсионер 80 яшькә җитсә яки беренче төркем инвалид булса, расланган түләү күләме икеләтә арта һәм 12088 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмә акча закон буенча билгеләнгән түләүгә карап санала һәм 1511 сум тәшкил итә.

Авылда яшәүче кеше авыл советында, авыл кибетендә, балалар бакчасында, медпунктта эшләгән очракта, өстәмә түләү бирелми. Колхоз, совхоз яки фермер хуҗалыгына кергән оешмалар искәрмә була. Ул очракта ташлама саклана.

Хезмәт стажын шәһәрдә туплаган, аннары авылга яшәргә күчкән кешеләргә дә өстәмә түләү булмый. Әгәр кеше авылда эшләп, аннары шәһәргә күченеп торса һәм кабат авылга кайтса, аңа ташлама саклана. Авыл пенсионеры эшләвен дәвам итсә, аннары эштән киткәч өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына гариза язарга кирәк.

Әгәр өстәмә акча алучы кеше эшкә урнашса, аңа кабат Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки бу очракта өстәмә түләү булырга тиеш түгел. Эшкә урнашканнан соң, икенче айда Пенсия фонды эш бирүчеләрдән белешмәне тикшерә. Вакытында мөрәҗәгать итмәгән очракта артык түләү барлыкка килә, аны кире кайтарасы була.

Чыганак: vatantat.ru

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров