Онлайн трансляция

Свернуть

Татарча мюзикл, татар артистлары концерты һәм сез яраткан сериаллар - Яңа елда бергә булыйк

Татарча мюзикл, татар артистлары концерты һәм сез яраткан сериаллар - Яңа елда бергә булыйк

https://tnv.ru

28 Декабрь 2021, 17:17

1294

0

Татарча мюзикл, татар артистлары концерты һәм сез яраткан сериаллар - Яңа елда бергә булыйк
ТНВ телеканалы үз тамашачыларын һәр ел саен үзенчәлекле Яңа ел программасы белән сөендереп килә. Быел да Яңа ел төне чын мәгънәсендә тылсымлы һәм онытылмаслык булсын дисәң ТНВ каналын кабызырга онытма!

Яңа ел программасын “Республика Яңа ел чыршысы-2022” ачып җибәрә.

Дәвам итеп, “Татарлар”, “Халкым минем”, “Мин” һәм башка тапшыруларның махсус яңа ел чыгарылышларын карый аласыз.

22:00 сәгатьтән соң “Менә ул бәхет”, дигән мюзикл премьерасы булачак. Быел ТНВ каналы үзенчәлекле музыкаль тамаша әзерләде. Сценарий буенча, төп рольдәге кыз авылда яши, хат ташучы булып эшли. Хыялы - җырчы булу. Тик аңа гашыйк булган егет кенә моның белән риза түгел. Алга таба нәрсә булганын яңа ел кичендә белә алачаксыз. Мюзиклда Лэйна, Илназ Баһ, Алмаз һәм Зөлфирә Миразяновлар, диджей Радик һәм Айрат Сафин, Венера Ганиева, Раяз Фасыйхов, Гүзәлия, Рифат Зарипов, Алсу Фаракшина һәм Айдар Галимов кебек артистлар катнашты.

23:50 сәгатьтә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, ә 23:55 сәгатьтә Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның Яңа ел мөрәҗәгате яңгыраячак.

00:05 сәгатьтә популяр артистлар катнашындагы “Яңа елны ТНВ белән бергә каршылыйк!”, дип аталган зур концерт карый аласыз.

1 гыйнвар 19:00 сәгатьтә IX “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе белән хозурлана аласыз. Быел татар эстрадасының 30 әйдәп баручы артисты “Алтын йолдыз” сынына лаек булды.

31 декабрь – 1 гыйнвар тамашачы күңелендә махсус урын алып торган, татар киносының “Ирония судьбы”сына әйләнгән “Яңа ел төнендә” һәм “Сөю көтә йөрәк” исемле татарча телевизион нәфис фильмнарын карый аласыз.

31 декабрь – 1 гыйнвар көннәрендә ТНВ телеканалы татар эстрадасының популяр артистлары – Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның – “Бир кулыңны, Ришат Төхвәтуллин – “Гомеремнең бер елы” һәм Эльмира Кәлимуллина концертларын күрсәтә.

2-9 гыйнвар көннәрендә 19:00 сәгатьтә ТНВ тамашачылары яратып өлгергән “Бер-бер хәл” сериалы күрсәтеләчәк. 40 сериядән торган сериал катнаш гаиләдә булган үзара мөнәсәбәтләрне яктырта. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга. Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров