Онлайн трансляция

Свернуть

"Бер-бер хәл" сериалының кабат күрсәтелү вакыты билгеле булды

"Бер-бер хәл" сериалының кабат күрсәтелү вакыты билгеле булды

https://tnv.ru

29 Декабрь 2021, 17:43

3193

0

"Бер-бер хәл" сериалының кабат күрсәтелү вакыты билгеле булды
"ТНВ-Татарстан" тамашачы "Бер-бер хәл" сериалын Яңа ел бәйрәмнәрендә 2-9 гыйнвар көннәрендә карый алачак. Сериалны 19:00 сәгатьтә карый алачаксыз.

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе заказы буенча "Ватан 21 гасыр" кинокомпаниясе "Бер-бер хәл" дип исемләнгән сериал төшерде. Ул барлыгы 40 сериядән торды. Жанры — мелодрама.

"ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналлары тамашачылары ике ай дәвамында "Бер-бер хәл" сериалын яратып карадылар.

Сериал тамашачыга хуш килде. Моны без социаль челтәрләр һәм телефон шалтыратулары аша килгән күпсанлы фикерләрегез аша аңладык. Битараф калмаган һәр тамашачыбызга рәхмәтебезне белдерәбез.

Төп рольләрдә Казан театрларының әйдәп баручы актерлары: ТР халык артисты Радик Бариев (Камал театры), ТР атказанган артисты Зөлфия Вәлеева (Тинчурин театры), ТР халык артисты Фирая Әкбәрова (Камал театры), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин. Шулай ук, сериалда яшьләр — Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша.

Проектны төшерү "Татнефть" хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров