Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда -27 градуска кадәр суыта

Иртәгә Татарстанда -27 градуска кадәр суыта

https://tnv.ru

29 Декабрь 2021, 17:19

2232

0

Иртәгә Татарстанда -27 градуска кадәр суыта
Узып баручы елның соңгы көннәренең берсендә, 30 декабрьдә, Татарстан җирлегендә кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарны томан каплаячак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана.

ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары фаразларына караганда, республикада төнлә һава температурасы -16..-21 градус, аязган вакытта -22..-27 градуска кадәр салкын була. Көндез һаваның максималь температурасы -8..-13 градус.

Казанда 30 декабрь төнендә термометр баганалары -16..-18 градус билгесенә төшәчәк. Көндез -10..-12 градусга кадәр күтәреләчәк.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар