Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" конкурс игълан итә! Төп бүләк - тәкә

"Болгар радиосы" конкурс игълан итә! Төп бүләк - тәкә

https://tnv.ru

19 Апрель 2022, 14:20

1016

0

Төп бүләк - тәкә!

"Болгар радиосы" конкурс игълан итә! Төп бүләк - тәкә
"Болгар радиосы" үзенең тыңлаучылары арасында "Җырла, милләт! Җырла, Республика!" дигән бәйге игълан итә. Төп бүләк - тәкә!

“Җырла, милләт! Җырла, Республика!”  - үзешчән , һәвәскәр башкаручылар арасында узучы җыр бәйгесе. Атна саен бер җиңүче билгеләнәчәк! Ә иң яхшы җырлар “Болгар радиосы”нда яңгыраячак! Төп җиңүчегә – тәкә! Җыр батырына бүләкне радио алып баручылары җиңүче яшәгән җирлектә тапшырачак!

Бәйге шартлары:
1. Башкарган җырыгызны аудиформатта яздырыгыз.
2. "Болгар радиосы" сайтының "КОНКУРСЫ" бүлегендә беркетелгән махсус анкетаны тутырыгыз.
3. ҖЫР ҺӘМ АНКЕТАНЫ bolgarradioisi@mail.ru электрон почтасына җибәрегез!

Җырлар 25 майга кадәр кабул ителә!

Һәр атна 1 җиңүче билгеләнәчәк. Атна җиңүчесе башкаруындагы җыр һәр пәнҗешәмбе 08:30 сәгатьтә "Болгар радиосы" дулкынында яңгыраячак!

27 май - 1 июнь аралыгында cәнгать советы җиңүчеләр арасында бәйгенең 1 төп җиңүчесен билгеләячәк!
2 июнь көнне "Иртәнге чәй" тапшыруында җыр батыры игълан ителәчәк!
Тулырак мәгълүмат монда bolgarradio.com сайтында!

Бүгенге көндә бәйгедә катнашу өчен үзләренең җырларын төрле һөнәр ияләре җибәрде. Алар арасында лаеклы ялга чыккан полиция хезмәткәре, кондитер, шофер! Сезнең дә җырга сәләтегез бар икән, күптәннән үзегезне радиодан ишетергә телисез икән – бу сезнең мөмкинлек! Катнашырга ашыгыгыз! (16+)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров