Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда яңа тапшыру - "Заман көзгесе"

ТНВда яңа тапшыру - "Заман көзгесе"

https://tnv.ru

19 Май 2022, 10:35

568

0

Тапшыру халыкның үткәнен, киләчәген, бүгенгесен чагылдыра.

ТНВда яңа тапшыру - "Заман көзгесе"
«Заман көзгесе» — «Яңа Гасыр» каналында яңа документаль — публицистик проект. Биредә татар халкының бүгенге хәленә, тел, әдәбият, сәнгать торышына күзәтү - анализ ясалачак. Тапшыру халыкның үткәнен, киләчәген, бүгенгесен чагылдыра.

Беренче тапшыруында — хәзерге заман мәктәпләрендә үткәрелә торган мәгариф системасындагы реформалар турында сүз барды. Беренче сентябрдьдән мәктәпләр яңартылган федерал дәүләт уку стандартларына нигезләнеп эшләрен башларга тиеш. Кайбер уку планнарында туган телләрне укыту дигән дәресләр төшеп калган. Заман көзгесе тапшыруында бу күренешкә бәя бирелде. Туган телләр ничә сәгать укытылырга тиеш, аларны гомумән уку планнарыннан төшереп калдырырга мөмкинме — бу РФнең мәгариф турындагы законына туры киләме?

Проектның авторы hәм алып баручысы — журналист, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре — Илзирә Юзаева;

Баш режиссер — Россия Федерациясенең кинематографистлар берләшмәсе әгъзәсе Ринат Юзаев;

Тапшыру «Яңа Гасыр» каналының «7 дней» иҗади берләшмәсе коллективы тарафыннан, «Татмедиа» hәм ТР Президенты каршындагы татар телен саклау hәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә;

Чыгу вакыты — hәр якшәмбе, кичке сәгать 20.00 сәгатьтә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров