Онлайн трансляция

Свернуть

Казан хакимияте Сабантуйны үткәрүгә 38,4 млн сум сарыф итәргә ниятли

Казан хакимияте Сабантуйны үткәрүгә 38,4 млн сум сарыф итәргә ниятли

https://tnv.ru

19 Май 2022, 10:05

556

0

Казан хакимияте Сабантуйны үткәрүгә 38,4 млн сум сарыф итәргә ниятли
Казан хакимияте Сабантуйга әзерләнүгә һәм үткәрүгә 38,4 млн сум сарыф итәргә ниятли. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Бәйрәм традиция буенча Мирный бистәсендәге Каенлыкта ике мәйданчыкта узачак. Кунаклар һәм спортчылар көрәштә катнаша алачак, җиңүчене бүләккә 100 килограммнан да ким булмаган тәкә көтә, шулай ук кашыкка йомырка куеп йөгерүергә, колгага менү һәм капчык белән көрәшү һәм башка бик күп кызыклы уеннар булачак.

Өлкәннәр өчен конкурсларда җиңүчеләр бүләк сыйфатында көнкүреш техникасы, ә балалар өчен спорт инвентаре һәм уенчыклар сатып алырга планлаштыралар.

Татар милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класс үткәрү планлаштырылган. Аерым бәйрәмне Казан ипподромында үткәрәчәкләр, анда өч сәгатьлек концерт программасы көтелә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Сабантуй уздыру көннәре билгеләнде. Башкортстандагы Сабантуй көннәрен биредә белә аласыз.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар