Онлайн трансляция

Свернуть

“Болгар радиосы”нда “Милләтем бизәкләре” радиосериалы!

“Болгар радиосы”нда “Милләтем бизәкләре” радиосериалы!

https://tnv.ru

24 Май 2022, 14:21

569

0

“Болгар радиосы”нда “Милләтем бизәкләре” радиосериалы!
Күптән түгел «Болгар радиосы"нда яңа, үзенчәлекле тапшыру — «Милләтем бизәкләре» исемле радиосериал барлыкка килде. Кыска гына вакыт эчендә Хәсән Туфан, Дәрдмән, Ренат Харис, Айрат Арсланов, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Каюм Насыйри кебек олпат шәхесләргә багышланган тапшырулар дөнья күрде.

Радиосериалда язучы булырга хыялланган яшь егет Илһам һәм аны татар әдәбияты классиклары, сәнгать әхелләре белән таныштыручы яшь кыз Мәдхия төп рольләрне башкара! Тапшыруны Камал театры артистлары Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар алып бара.

Монда махсус сайланган классик һәм хәзерге заман язучыларының әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителә. Шулай ук радио фондында сакланган уникаль язмалар кулланыла. Тапшыруда татар теленең камиллегенә, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, милли киемнәренә, татар гаиләсе кыйммәтләренә, балалар тәрбияләү, ата-ананы хөрмәтләүгә багышланган сәхифәләр булачак.

«Болгар радиосы"ның ВКонтакте төркемендә дә «Милләтем бизәкләре"нә багышланган махсус сәхифә булдырылды. Әлеге сәхифәдә тапшыруда сөйләнгән шәхесләрнең фотосүрәтләре урнаштырыла. Бу — фикер алышу өчен махсус мәйданчык! Радиотыңлаучыларыбыз комментарийлар калдырып тапшыруыбызда катнаша ала.

Радиосериал һәр шимбә һәм якшәмбе 11.24 сәг. «Болгар радиосы» дулкынында яңгырый! Тыңламый калмагыз!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров