Онлайн трансляция

Свернуть

Хәерле сәгатьтә! ТНВ каналында "Алмаш" сериалына старт бирелде

Хәерле сәгатьтә! ТНВ каналында "Алмаш" сериалына старт бирелде

https://tnv.ru

07 Июль 2022, 12:36

1338

0

Хәерле сәгатьтә! ТНВ каналында "Алмаш" сериалына старт бирелде
Хәерле сәгатьтә! Бүген кино сәнгатенең матур традициясе, тәлинкә ватылды! Тиздән «ТНВ каналында яңа сериал — «Алмаш» премьерасы көтелә.

Сериал Татарстанның Теләче районында төшерелә. Бүген биредә зур бәйрәм оештырылды — тәлинкә ватылды, төшерү үзенчәлекләре күрсәтелде, актерлар, журналистлар җыелды.

Тәлинкәне вату хөрмәте, традицион рәвештә, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминевка тапшырылды.



Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов сериалның асылына алынган авыл һәм туган тел темасын уңышлы булуын билгеләп узды.

«Без барыбыз да авылдан, аны сагынып яшибез. Авылның туган телләрне саклауда роле зур. Дөрес, авыллар картая бара, яшьләр күбрәк шәһәрләрдә яши, шулай булуга карамастан, җәмгыятебезнең рухи үзәге, умырткасы буларак без аны сакларга, авылны мөмкин кадәр ачарга тырышырга тиешбез», — диде Марат Готыф улы Әхмәтов.



«Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ «Алмаш» дип исемләнгән яңа сериал төшерүгә кереште. Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Сериалда вакыйгалар барган хәзерге заман татар авылы төрле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Төп геройлар — игезәкләр Әмир белән Самир. Һәрберсенең үз максаты, үз серләре бар, әмма килеп чыккан хәлләргә бәйле бертуганнарга урыннары белән алмашырга туры килә. Шул мизгелдән геройларның тормышы үзгәрә башлый.



«Алмаш» сериалы туган җиргә, Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Кемгәдер ул хатирәләрдә генә калган, кемнеңдер әле дә үз авылына барып кайту мөмкинлеге бар, ә кемдер үз җирендә, үз йортында яшәү бәхетенә ия. «Нигез» — ул иртәме-соңмы һәрберебез өчен әһәмиятле булачак мәңгелек кыйммәт.



«Алмаш» сериалын күрсәтү «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 2022 елның көзенә планлаштырылган.

Проектта төп рольләрне Мөхәммәтҗанов Фәннур, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шакүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкарачак.

«Алмаш» сериалының режиссеры — Алмаз Әкбәров. Сценарий авторы — Альберт Шакиров.






Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров