Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ телеканалы Болгарда куелачак "Кара пулат" операсының телевизион версиясен күрсәтәчәк

ТНВ телеканалы Болгарда куелачак "Кара пулат" операсының телевизион версиясен күрсәтәчәк

https://tnv.ru

09 Август 2022, 16:11

631

0

ТНВ телеканалы Болгарда куелачак "Кара пулат" операсының телевизион версиясен күрсәтәчәк
12 һәм 13 август Болгар шәһәрендә ачык һавада «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк. ТНВ әлеге операны телевизион форматта күрсәтәчәк.

"Кара пулат"ны Ренат Харис либреттосы буенча композитор Эльмир Низамов язган. 12 һәм 13 августта күрсәтеләчәк әлеге мәдәни чараның режиссеры – Илгиз Зәйниев. "Кара пулат" объектында заманча ут визуализациясе эффекты, 3D mapping кулланылачак. .

Операның Изге Болгар җирендә куелуы да зур әһәмияткә ия. Быел барлык мөселман халкы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын билгеләде. Әлеге опера 2015 елда Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Шәймиев Минтимер Шәрип улы җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды ярдәмендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган иде. 2022 елның май аенда К.Тинчурин театрында кабаттан куелды. Болгарда узачак тарихи вакыйгага Минтимер Шәймиев килүе көтелә.

«Кара пулат» операсының нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга алалар. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый. Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак киемнән хан кызы пәйда була.

«Кара пулат» операсы 20:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

21 август 13:30 сәгатьтә операның телевизион версиясен ТНВ каналында карый аласыз.

Фото: Кәрим Тинчурин театры

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров