Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ Шәһәр һәм Республика көнендә узачак чараларны туры трансляциядә күрсәтәчәк

ТНВ Шәһәр һәм Республика көнендә узачак чараларны туры трансляциядә күрсәтәчәк

https://tnv.ru

29 Август 2022, 15:27

340

0

30 август көнне ТНВ телеканалы Шәһәр һәм Республика көненә багышланган бәйрәм чараларыннан туры трансляция алып барачак. Трансляцияне ТНВның Вконтакте һәм YouTube битләрендә, шулай ук www.tnv.ru сайтында карый аласыз.

Беренче трансляция 11:00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданнан башлана. Биредә "Уйнагыз, гармуннар! - "Играй, гармонь!" конкурсы катнашучылары чыгышлары булачак, шулай ук «Безнең заман» гала-концертыда узачак.

19:00 сәгатьтә "Казан" гаилә үзәге каршында урнашкан мәйданда узачак төп концерт трансляциясе башланачак. Концертның хедлайнеры - Uma2rman музыкаль төркеме. Сәхнәдә шулай ук Филүс Каһиров, Ваня Дмитриенко һәм башка танылган артистлар чыгыш ясаячак. 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты трансляциясе башланачак.

фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар