Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" X Милли музыкаль премиясе юбилей тантанасына чакыра

"Болгар радиосы" X Милли музыкаль премиясе юбилей тантанасына чакыра

https://tnv.ru

20 Октябрь 2022, 11:29

97

0

"Болгар радиосы" X Милли музыкаль премиясе юбилей тантанасына чакыра
Менә инде 10 ел дәвамында “Болгар радиосы” һәр кышны тыңлаучыларын милли, зәвыклы, грандиоз тамаша белән сөендерә. Сүз ел саен уздырыла торган Милли музыкаль премия тапшыру тантанасы турында бара.

2 ел дәвамында әлеге зур концерт тамашачыларсыз узды. Быел исә “Болгар радиосы” X Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 10 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә “Пирамида” концерт залында тамашачылар белән узачак. “Болгар радиосы”, татар эстрадасының популяр җырчылары әлеге очрашуны озак көтте. Ниһаять тиздән сезне грандиоз, онытылмас тамаша көтә!

Быел “Болгар радиосы”ның Х юбилей тантанасында 30 якын номинация көтелә. Елдагыча әлеге премиядә популяр җырчылар катнаша, яшь җырчылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр белән дә танышып булачак.

Ел саен Милли премия тапшыру тантанасының хатын-кыз алып баручылары да алмашынып тора. Узган елны концертны «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире-продюсеры – Илфар Кәримов, “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручылары Рөстәм Гайзуллин һәм Эльвира Вильдан алып барган иде. Быел исә алып баручыларның берсе – Илфар Кәримов булачак, ә хатын-кыз алып баручы кем буласын бары тик концерт көнендә генә белә алачаксыз. “Болгар радиосы”ның Х юбилей концерты сюрпризларга бай булачак.

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап, алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” радиотыңлаучыларыбызның фикеренә таянып, җырларның иң-иңнәрен генә сайлый. Легендар җырчыларның иҗатын саклау һәм яктырту белән беррәттән, яшь җырчыларны танытуга да үз өлешен кертә.

Х Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре “Алтын йолдыз” белән бүләкләнәчәк. Алар арасында: Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов , Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Раяз Фасихов, Винера Ганиева, Эльмира Кәлимуллина, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Сәйдә Мөхәмәтҗанова, Рәфис Кәлимуллин һәм тагын бик күп җырчылар!

“Болгар радиосы”ның Х юбилей Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 10 декабрьдә ¬¬18.00 сәгатьтә “ПИРАМИДА” концертлар залында узачак. Билетлар kassir.ru сайтында һәм ПИРАМИДА кассасында. 6+

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров