Онлайн трансляция

Свернуть

28 ноябрьдә Теләчедә "Алмаш" сериалының премьерасы узачак

28 ноябрьдә Теләчедә "Алмаш" сериалының премьерасы узачак

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2022, 15:53

143

0

28 ноябрьдә Теләчедә "Алмаш" сериалының премьерасы узачак
28 ноябрь 14:00 сәгатьтә Теләчедә “Алмаш” сериалының беренче ике сериясе күрсәтеләчәк.

“Алмаш” сериалы съемкалары барышында Теләче халкы безне киң күңел белән каршы алды. Шул уңайдан, «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшергән яңа сериалны беренчеләрдән булып биредә күрсәтергә булдык.

Чарада сериалда катнашкан актерлар һәм төшерү командасы булачак. Бирегә килгән тамашачылар алар белән аралаша, кызыксындырган сорауларын бирә һәм фотога төшә алачак.

“Алмаш” сериалы эфирга 5 декабрьдә чыгачак. “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналларында анонсларны күзәтеп барыгыз.
Белешмә:

Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм “Яңа Гасыр” ТРК” АҖ ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Сериалда вакыйгалар барган хәзерге заман татар авылы төрле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Төп геройлар — игезәкләр Әмир белән Самир. Һәрберсенең үз максаты, үз серләре бар, әмма килеп чыккан хәлләргә бәйле бертуганнарга урыннары белән алмашырга туры килә. Шул мизгелдән геройларның тормышы үзгәрә башлый.

«Алмаш» сериалы туган җиргә, Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Кемгәдер ул хатирәләрдә генә калган, кемнеңдер әле дә үз авылына барып кайту мөмкинлеге бар, ә кемдер үз җирендә, үз йортында яшәү бәхетенә ия. «Нигез» — ул иртәме-соңмы һәрберебез өчен әһәмиятле булачак мәңгелек кыйммәт.

Проектта төп рольләрне Мөхәммәтҗанов Фәннур, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шакүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкарачак.

«Алмаш» сериалының режиссеры - Алмаз Әкбәров. Сценарий авторы - Альберт Шакиров.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров