Онлайн трансляция

Свернуть

Теләчедә "Алмаш" сериалының премьерасы булды

Теләчедә "Алмаш" сериалының премьерасы булды

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2022, 17:20

694

0

Теләчедә "Алмаш" сериалының премьерасы булды
Бүген Теләчедә яңа татарча сериал премьерасы булды. Район халкы “Алмаш” сериалының беренче ике сериясен карый алды.

Тамашачы артистлар, төшерү төркеме белән дә очрашты. Сценарий авторы Альберт Шакиров иң беренче эш итеп залда утыручы тамашачыны сәламләде.

“Сериалыбыз тормыш турында бара. Әгәр дә без нигез идеп Теләче якларын, Казан артын алганбыз икән, сезгә таныш булган урыннарны, урамнарны тәкъдим итәбез икән, аларның ни дәрәҗәдә үтемле булганлыгын белү, шулай ук бәя бирү сездән торачак.”, - диде ул.

“Без барыбыз да бу сериалны төшергәндә йөрәгебезнең бер өлешен калдырдык. “Алмаш” сезгә охшар һәм яратып карарсыз дип өметләнәбез. Без әле моның белән генә туктамабыз”, - диде ТНВ каналының генераль директоры Илшат Әминев.



Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов төшерү урыны булып Теләчене сайлау өчен аерым рәхмәт әйтте. Аның сүзләренчә, бу район халкына да үзен актер итеп тоеп карарга мөмкинлек бирде. Биредә җирле актерлар кастинг узган, аерым өзекләрдә авыл кешеләре дә катнашкан.

Галиәсгар Камал исемендәге театр актеры, игезәкләр ролен башкаручы Фәннүр Мөхәмәтҗанов төшерә башлаганда бердә кызыклы әйбер булып тоелмады, ди. Артист сценарий белән таныша баргач, сериалда нинди зур мәгънә ятканын, аның нинди гади, шул ук вакытта тормышчан булуын аңлап алган. “Без авылдан чыксак та, авыл бездән чыкмады”, ди Фәннүр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Ногаев Камил Әсгать улы сериалга югары бәя бирде.



“Кино ошамаса, “кайчан бетәр икән”, дип карап утырасың. “Алмаш”ның ике сериясе мизгел эчендә узып китте. Мин анда яшәгән. катнашкан кебек булдым. Артистлар профессиональ дәрәҗәдә үз эшләрен башкаралар, хәтта Мәскәүнең иң текә режиссерлары төшергән фильмнардан да бер дә ким түгел”, - дип үз фикерен белдерде Камил Әсгать улы.

“ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” тамашачысы сериалны 5 декабрь көнне эфирда күрә алачак.

Исегезгә төшерәбез, Проектны төшерү "Ватан 21 гасыр" кинокомпаниясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм “Яңа Гасыр” ТРК” АҖ ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Сериалда вакыйгалар барган хәзерге заман татар авылы төрле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Төп геройлар — игезәкләр Әмир белән Самир. Һәрберсенең үз максаты, үз серләре бар, әмма килеп чыккан хәлләргә бәйле бертуганнарга урыннары белән алмашырга туры килә. Шул мизгелдән геройларның тормышы үзгәрә башлый.

«Алмаш» сериалы туган җиргә, Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Кемгәдер ул хатирәләрдә генә калган, кемнеңдер әле дә үз авылына барып кайту мөмкинлеге бар, ә кемдер үз җирендә, үз йортында яшәү бәхетенә ия. «Нигез» — ул иртәме-соңмы һәрберебез өчен әһәмиятле булачак мәңгелек кыйммәт.

Проектта төп рольләрне Мөхәммәтҗанов Фәннур, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шакүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкарачак.

«Алмаш» сериалының режиссеры - Алмаз Әкбәров. Сценарий авторы - Альберт Шакиров.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров