Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа ел төнендә ТНВ сезне күңелле мюзикл белән сөендерәчәк - видео

Яңа ел төнендә ТНВ сезне күңелле мюзикл белән сөендерәчәк - видео

https://tnv.ru

20 Декабрь 2022, 14:49

142

0

Яңа ел төнендә ТНВ сезне күңелле мюзикл белән сөендерәчәк - видео
Безнең телеканал Яңа ел төнендә сезне күңелле мюзикл белән сөендерәчәк. Ул "Хәситә" дип атала. Исеменнән үк аңлашылганча, бу тамашадагы вакыйгалар борынгы бизәнү әйберсе белән бәйле.

Бәйрәм алдыннан гына бер гаиләдә буыннан-буынга тапшырылып сакланган кыйммәтле ядкәрне югалталар - Яңа ел кәефе бетә, гаилә таркалыр чиккә җитә.

Төп рольләрне танылган җырчылар һәм театр артистлары башкара. Ә Кыш бабайны - 5 мәртәбә "Дакар" раллие җиңүчесе Эдуард Николаев уйный! Ул комлы, тузанлы һәм сикәлтәле юлларны кичкән данлыклы КАМАЗ машинасында киләчәк. Мюзиклның кабер эпизодларын 20 градуслы салкында төшерделәр. Хәтта Казанның бер күперен бер төнгә ябып та тордылар. Моннан нәрсә килеп чыкканын 31нче декабрь көнне безнең каналда күрә аласыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров