Онлайн трансляция

Свернуть

"Яңа Гасыр"да Яңа ел төне" - ТНВ бәйрәм тамашасы һәм мюзикл әзерләде

"Яңа Гасыр"да Яңа ел төне" - ТНВ бәйрәм тамашасы һәм мюзикл әзерләде

https://tnv.ru

28 Декабрь 2022, 16:35

668

0

"Яңа Гасыр"да Яңа ел төне" - ТНВ бәйрәм тамашасы һәм мюзикл әзерләде
“Яңа Гасыр” телеканалы Яңа елга кызыклы программа әзерләде. Тамашачылар бәйрәм кичендә эксклюзив тапшырулар, концертлар, бәйрәм тамашасын карый алачак.

Бәйрәм чаралары 31 декабрьдә 11:00 сәгатьтә «Тайна новогодних игрушек — Яңа ел уенчыкларының тылсымы» дип аталган Республика Яңа ел чыршы бәйрәменнән башланып китәчәк. Аннан соң, ТНВ каналының популяр тапшыруларының бәйрәм чыгарылышлары көтелә.

22:05 сәгатьтә ТНВ каналы төшергән “Хәситә” мюзиклы премьерасы булачак. Биредә татар эстрадасы һәм театрының популяр артистлары - Айдар Галимов, Дания Нуруллина, Эльмира Кәлимуллина, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, Винарис Илъегет, Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗанов, Илгиз Хәсәншин һәм башкалар катнаша.

23:50 сәгатьтә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ә 23:55 сәгатьтә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлавы көтелә.

1 гыйнвар 00:05 сәгатьтән популяр алып баручылар һәм артистлар катнашында «Яңа Гасыр»да Яңа ел төне» дип аталган бәйрәм тамашасы башлана.
19:00 сәгатьтә тамашачылар “Болгар радиосы” X Милли музыкаль премиясен карый алачаклар. Быел “алтын йолдыз”га 30 артист ия булды. Программаны биредә карый аласыз.

фото: https://pxhere.com/

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров