Онлайн трансляция

Свернуть

31 декабрьдә ТНВ каналында "Хәситә" мюзиклы премьерасы булачак

31 декабрьдә ТНВ каналында "Хәситә" мюзиклы премьерасы булачак

https://tnv.ru

30 Декабрь 2022, 12:20

921

0

31 декабрьдә ТНВ каналында "Хәситә" мюзиклы премьерасы булачак
ТНВ Яңа ел төнендә "Хәситә" дип аталучы күңелле мюзикл белән сөендерә. Исеменнән үк аңлашылганча, бу тамашадагы вакыйгалар борынгы бизәнү әйбере белән бәйле. 

Бәйрәм алдыннан гына бер гаиләдә буыннан-буынга тапшырылып сакланган кыйммәтле ядкәрне югалталар - Яңа ел кәефе бетә, гаилә таркалыр чиккә җитә.

Рольләрдә татар эстрадасы йолдызлары Айдар Галимов, Салават һәм Гүзәлем Миннехановлар, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев, Гүзәл Идрисова, Винарис Илъегет, Булат Хисмәтов, Эльвира Розали, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, танылган көрәшче Булат Мусин, Г. Камал исемендәге театр актрисасы Дания Нуруллина һәм башкалар катнашты. 

31 декабрь 22:05 сәгатьтә ТНВны кабызырга онытмагыз!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров