Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген "Болгар радиосы" "Үткәннәр сагындыра" концертына дәшә!

Бүген "Болгар радиосы" "Үткәннәр сагындыра" концертына дәшә!

https://tnv.ru

28 Апрель 2023, 14:26

1144

0

Бүген "Болгар радиосы" "Үткәннәр сагындыра" концертына дәшә!
«Болгар радиосы»ның «Үткәннәр сагындыра» проекты тамашачыларга тормышларындагы иң кадерле мизгелләрне, хатирәләрне яңартырга, аларны барларга ярдәм итә.

Моңа кадәр «Үткәннәр сагындыра» проекты кысаларында без тамашачыларны 70,80,90нчы елларга алып кайткан булсак, 28 апрель «Пирамида» концертлар залында узачак «Юксыну» дип атлган кичәдә без Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева кебек мәшһүр җырчыларбызыны искә алачакбыз.

Алар турындагы истәлекләрне тыңлап, шул чорга кайтачакбыз, алар репертуарныдагы җырлар да һәркемгә күңел түрләрендә кадерләп саклаган хатирәләрен яңартырга ярдәм итәр. Чөнки ул җырлар безнең йөрәкләрдә.

Кичәдә Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов , Энже Шәймурзина, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина Газинур Фарукшин ,Илгиз Мөхетдинов, Винарис Илъегет,Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зөлфирә Шәйдуллина, Эльмира Кәлимуллина, Илсур Сафин, Алинә Шәрипҗанова, Сиринә Зәйнетдинова, Зәринә Хәсәншина, Мәксүд Юлдашев, Әсхәт Хыйсмәт, Фирая Әкбәрова, ИлСаф, Римма Ибраһимова, Илүсә Хуҗина катнашачак.

Якыннарыгыза иң кадерлесен – хатирәләрне яңартып, хисләр бүләк итәргә теләсәгез, «Үткәннәр сагындыра» тамашасына рәхим итегез. 28 апрель «Пирамида». Башлана 18:30. 6+

Билетларны биредә ала аласыз!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров