Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә ТНВда 12 сәгатьлек "Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафоны узачак

Иртәгә ТНВда 12 сәгатьлек "Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафоны узачак

https://tnv.ru

16 Март 2024, 17:20

170

0

Иртәгә ТНВда 12 сәгатьлек "Гаилә белән сайлыйбыз" телемарафоны узачак
Хәзерге вакытта 17 март узачак 12 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафонына соңгы әзерлекләр бара.

Студия 100дән артык кунакны каршы алырга әзер. Туры эфирда дистәләгән кунаклар — республиканың танылган гаиләләре, медиа-шәхесләр, татар эстрадасы йолдызлары булачак. Телемарафонны 8:00—22:00 сәгатьләрдә карагыз.

Туры эфир барышында тамашачылар өчен 4 пар ТНВ алып баручылары, 12 «ШАЯН ТВ» алып баручылары эшләячәк. Шулай ук «Болгар радиосы» һәм «Ак Барс Арена"да узачак бәйрәм концертыннан тоташулар көтә.

Хедлайнерлар — Хабиб, «Иванушки International», «Хор Турецкого», «Кармен» һәм Ваня Дмитриенко, татар эстрадасы җырчылары Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев һәм башкалар.

Бу көнне «Татарстан хәбәрләре"нең махсус чыгарылышларын карагыз. Без сайлау участокларыннан репортажлар, тавыш бирү турында мәгълүматлар, Үзәк сайлау комиссиясеннән алдан нәтиҗәләрне яктыртып барачакбыз, туры эфирларга чыгачакбыз.

20:10 сәгатьтә сайлауда гаилә белән катнашкан һәм социаль челтәрләрдә фото урнаштырган тавыш бирүчеләр арасында өченче Lada Vesta машинасы уйнатылачак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров