Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясенә рәсми рәвештә старт бирелде

"Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясенә рәсми рәвештә старт бирелде

https://tnv.ru

19 Ноябрь 2019, 18:14

337

0

Тантана 7нче мәртәбә үткәрелсә дә, аның алдыннан тәлинкә вату йоласына әле 3 кенә ел.

"Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясенә рәсми рәвештә старт бирелде
Бары тик халык яраткан җырлар һәм иң популяр башкаручылар. "Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премияне тапшыру тантанасы кайчан узачагы билгеле булды. Быел 30дан артык башкаручы 34 номинациядә чыгыш ясаячак. Тулырак - Айгөл Бәдретдинова.

Тантана 7нче мәртәбә үткәрелсә дә, аның алдыннан тәлинкә вату йоласына әле 3 кенә ел.

Генераль репетиция кайчан була, костюмнар нинди төстә булырга тиеш? Һәрбер башкаручы өчен, ә алар быел 30дан артык, Милли премия - зур вакыйга. Аеруча Азалия Зиннәт өчен. Беренче катнашуы. Җыры "Үз кояшым" дип атала, буген күлмәге дә шундый иде.

34 номинация - "Иң халыкчан җыр", "Ел ачышы", "Кабатланмас тавыш" һәм башкалар. Елдагыча "Кайнар хит" проекты җиңүчеләре дә алтын йолдыз белән бүләкләнәчәк. Аларны тавыш биреп, тамашачы сайлый.

Алып баручылар Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин. Һәм гүзәл туташ. Аның исеме әлегә сер. Тамашачыны "Болгар радиосы" 14нче декабрь кичендә "Пирамида"га чакыра.

Бу хакта тулырак "Татарстан хәбәрләре" сюжетында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров